Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Нәүрүз мөбәрәк булсын!"

20 мартта район мәдәният йортында кышны озату язны каршы алу бәйрәме "Нәүрүз" оештырылды. Бу борынгы төрек бәйрәме беренче мәртәбә район күләмендә Югары Ослан җиренә аяк басты. Бәйрәмнең театрлаштырылган өлешендә, хуҗабикә ролендә татар халкының гореф гадәтләрен, йолаларын пропагандалауда, яшь буынга җиткерүдә Татар Макылы китапханәчесе Хисамова М.В. катнашты.