"Табигать җырчысы"
Табигать җырчысы"- Альберт Хәсәнов иҗаты һәм тормыш юлы турында кыскача мәгълүмат.
Язучы - прозаик, "Ватаным Татарстан" газетасының күп еллар үз хәбәрчесе булып эшләгән. Аның ике дистәдән артык китабы басылып чыккан, шулар арасында "Данәгөл" романы, күпләргә таныш. Альберт ага бу романы аша мәхәббәтнең кеше язмышларын үзгәртә алырлык изге хис булуына инандыра, ике яшь йөрәкнең тормыш авырлыкларын җиңә-җиңә олы сөюгә илткән сукмакларын зур осталык белән сурәтли. Әсәрнең кавышу белән тамамлануын көтә- көтә, геройлар белән бер янасың, бер көясең. Язучының әсәрләрен бирелеп укуда аның каләменең шома булуында, ул бар темаларны да матур телдә, аңлаешлы итеп яза,укучыны уйланырга мәҗбүр итә.
Ни кызганыч, 8 ноябрь көнне яраткан язучыбыз бакыйлыкка китте, урыны җәннәт түрләрендә булсын.
Китапханәдә Альберт Хәсәновның китаплары сезне көтә, язучының безгә әйтәсе сүзләре, киңәшләре яшерелгән анда.
https://www.instagram.com/p/CHxCytUsTGX/?igshid=127kaa1gfy7kr