"Гомер ике килми"
"Гомер ике килми" - татар язучысы Эдуард Касыймовның тууына 90 ел тулу уңаеннан кыскача мәгълүмат.
Эдуард Касыймов 1930 елның 7 ноябрендә Киров өлкәсенең Слободский районы Карино авылында укытучы Салихҗан гаиләсендә туа. Әтисен 1937 елда кулга алалар, шуннан зур тормышка юл башланып китә.
Э.Касыймовның "Гомер ике килми" әсәре менә нәкъ шул чакта башланып киткән үз гомере һәм атасының фаҗигале төстә тәмамланган гомерен сүрәтли.
Язучы берничә җирдә яши, Алабугада яшәгән чоры зур күләмле "Чулман-оныклар дәрьясы исемле дилогиясе белән билгеле, Кама буендагы Бондюг химия заводы тарихына бәйле вакыйгаларны яктырта. Тагы да, төрле чор, төрле даирә кешеләре тормышыннан катлаулы язмышларны сүрәтләгән "Бир кулыңны дустым!", "Көмеш язулы кылыч", "Сорбонна профессоры һәм без" исемле повестьлары белән үзенең укучыларын таныштыра.
Ул яңа кала төзелә башлагач,үзенең геройларына якынаеп Яр Чаллы шәһәренә төпләнә, шунда яшәп иҗат итә.
1986 елның 21 мартында йөрәк авыруыннан вафат була.
Яр Чаллы халкы үзенең тарихын әсәрләрендә чагылдырган язучының исемен мәңгеләштереп, шәһәрнең бер бульваренә Касимов исеме куя. Шул ук елны әдәбиятта язучы Эдуард Касыймов премиясе булдырыла, һәм алар - туган якны өйрәнүчеләр бу премиягә лаеклар да табыла.
#100летиеТАССР
https://www.instagram.com/p/CHfgUdJMbOs/?igshid=1d1q3x94zor3m