"Җәлил укулары"
2020 елның 1 октябреннән Муса Җәлил иҗатын пропагандалау максатыннан һәм татар телен үстерүгә нигезләнгән 3 нче Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесе үзенең эшен башлап җибәрде.
Татар Макылы авыл китапханәсе үзенең китап сөюче дусларын бәйгедә катнашырга өнди. Бәйге тәртибе буенча 4 яшьтән алып 25 яшькә кадәрле яшьләр шагыйрь Муса Җәлилнең яки фронтовик башка әдипнең иҗатына кызынсындыру максатыннан 5 минут дәвамында язылган оста башкарылган видеоны китапханәгә җибәрә ала. Һәр кешедә осталык, ниндидер бер эчке талант яшеренеп ята. Нигә үзеңне сынап карамаска!
Рәхим итегез, бәйге бурычлары, максатлары һәм катнашучыга куелган тәлаплар белән tatar- congress.org сайтында, яки "Жэлил укулары" сайтында таныша аласыз. Унышлар юлдаш булсын!