Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Мәүлет бәйрәме"

"Мәүлет бәйрәме" - дини мәгълүмат.

Рәбигул әүвәл аеның 12 нче көне Ислам дөньясында зур тантана көне. Бөтен дөнья мөселманнары бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа саллаһу галәйһи вәссәләм дөньяга килүен билгеләп үтә.
Мәүлид көнендә зур мәҗлес җыеп корьән укытып, фәкыйрьләргә, мескеннәргә сәдакалар өләшүне пәйгамбәребез үлеп озак еллар үткәч кенә гадәткә кертәләр.
Изге Мәүлид бәйрәмендә Аллаһы Тәгаләгә мактаулар, Пәйгамбәребез Мөхәммәткә(с.г.в.) салаватлар әйтү безнең көннәргә тикле матур йола булып сакланып килгән.
Мәүлид бәйрәмнәре мөбәрәк булсын! Еллар тыныч, саулыгыбыз нык, көннәребез якты булсын. Амин.

Аллаһүммә салли галә сәйидинә
Мөхәммәдин вә галә әли Мухәммәд
Пәйгамбәребез туган көндә әйтик әле салават
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Расүлүллаһ
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Хабибәллаһ, - диелә бер җыруда.

https://www.instagram.com/p/CG2JKfuM6Y3/?igshid=1rtz2kvuf55do