"Күпләрне бит җырлар таныштыра, Җыр белән дус, иптәш табыла"
Татар Макылы авыл китапханәсендә "Күпләрне бит җырлар таныштыра, Җыр белән дус, иптәш табыла"- исемле татар халык җырларына багышланган әдәби кичә узды. Ул ТАССР ның 100- ел тулу уңаеннан оештырылды. "Саф"төркеме һәвәскәр артистлары – җитәкчесе Нуриева Айгөл, Ефимова Сария, гармунчы Фәнис Зиганшин кичәне үзләренең репертуарларындагы җырлары белән бизәделәр. Кичәне китапханә мөдире Мәдинә Вагизовна танышудан башлап җибәрде, бу кунакларны да, хуҗаларны да тиз арада берләштерде, уртак дуслар, бергә булган урыннар, укыган китаплар, яратып башкарган эшләр табылды. Аннан "Татар халык җырлары" китап күргәзмәсенә күзәтү җанлы төс алды. Һәр җыр үткәннәрне искә төшереп, кичәгә ямь өстәде. Җырчылар матур җырлары белән күңелгә дәрт өстәделәр, күргәзмәдәге китаплардан үзләренә ошаган җырларны сайладылар. Бергәләп җырлаулар, уен һәм биюләр бәйләнеп барды. Гармунчы исә тамашачылар теләген үтәп уйнады да, уйнады, әле үзенең репертуарындагы “Хәлимә” җыры белән тамашачыларын бик шатландырды. Очрашуның бер мизгеледә бушка узмады, гаиләдә бар шөгыльдә файдалы дип, кичәгә килгән тамашачылар суган үрергә дә өйрәнеп үттеләр, үзләре укыган китаплар турында фикерләрен җиткерделәр, табын артында бер-беренең тормыш хәлләре белән таныштылар.