"Хәзинәле гомер"
Гариф Ахунов әсәрләрен укыйбыз.
Шундый бер акыллы фикер бар: әгәр кеше гомеренең бер генә көнен булса да кешеләргә изгелек кылуга багышласа да, оҗмахлы була икән. Игелек кылучылар аллага шөкер бик күп һәм алар безнең арабызда яшиләр. Гариф Ахунов шундыйлардан, ул байтак гомерен милләт, милләт өчен янып йөрүчеләрне кайгыртып яшәде. Ун ел буена иҗаты белән шөгыльләнуен ташламый Язучылар союзында җитәкчелек эшен алып барды.
Аның әсәрләре бүгендә актуаль, "Чикләвек төше" әсәре татар дәүләт театрында спектакль зур уңыш казанды.
Г.Ахунов рус язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итеп халыкка җиткерде.
Ул Г.Тукай премиясе лауреаты, ике чакырылыш рәттән СССР Югары Советының депутаты. Шуның өстенә Африка һәм Азия язучылары белән итү комитеты әгъзасы була.
Әсәрләре биш томда тупланып, 2005 елда яңа форматта дөнья курде, бүгендә үзенең укучылар бар.
Татар Макылы авыл китапханәсендә "Хәзинәле гомер" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханә әдипнең тууына 95 ел тулу уңаеннан китап сөючеләргә язучының әсәрләрен тәкъдим итә.
"Чикләвек төше", "Хуҗалар", "Хыялый Хәйрүш егетләре" кебек әсәрләре ял вакытыгызны ямьләр, күңелегезне күтәрер.