"Изгелек турында китап сөйли" Милосердие на книжной полке
Әниләр бәйрәме алдыннан Татар Макылы авыл китапханәсендә барлык кулланучылар өчен “Изгелек турында китап сөйли” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә әниләр турында язылган китаплар куелды. Шулар арасында укучыларга таныш Х.Сарьянның “Бер ананың биш улы” повесте, Ф.Яхинның “Ак әбиләр догасы”, “ Умырзая “ романы, А.Шамовның “Рәүфә” повесте, Р.Габделхакованың “Тау артында кояш бар” романы, “Нишләттегез Гөлкәйне?!” повесте, А.Еникиның “Матурлык “ хикәясе, Р.Хабибуллинаның “Мулла килене”, И.В.Нәүрүзханның “Сөембикә “ тарихи романы тәкъдим ителде. Өлкән яшьтәге әдәбият сөючеләр бик теләп китапханәче тарафыннан бирелгән әсәрләрнең кыскача эчтәлекләре белән таныштылар. Боларга өстәп, Гөлсинә Галиуллина , Айгөл Әхмәтгалиева, Гөлчәчәк Галиева , Зифа Кадырованың әсәрләрендә ана темасы турында сүз алып барылды, һәр кеше үз фикере белән уртаклашты.