"Сынлы сәнгать остасы"
15 нче ноябрь көнне “Фикердәшләр” клубына йөрүчеләр Рус Макылы авыл китапханәсендә халык рәссамы Илдар Зариповның 80 яше уңаеннан оештырылган эстетик чарада катнаштылар. Алар рәссамның тормыш юлы, иҗаты, дөньяга таралган даны турында сөйләштеләр, альбом һәм тәкъдим ителгән китаплар аша рәссам иҗаты белән якыннан таныштылар.