Центральная детская библиотека

Шагыйрь һәм прозаик Җәүдәт Дүрзаманның тууына 80 ел.

Табигать алтынсу төскә кергән чорда, октябрь аенда, балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Җәүдәт Дүрзаманның тууына 80 ел.
Шул уңайдан, "Салават күпере" балалар бакчасы нәниләре өчен "Дәрзаманны укыйбыз" дигән әдәби уку сәгате үтте. Шагыйрьнең "Карурман кунаклары", "Канатлы каһарман", "Күзле кычыткан" китапларыннан кызыклы һәм мавыктыргыч шигырьләр һәм әкиятләр укылды.
Балалар өчен язылган әсәрләр җылылык һәм ихласлылык белән сугарылган.