21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.
Әлеге бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешкан. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш.
Шул максаттан, Үзәк балалар китапханәсе, Апас урта мәктәбе китапханәчесе белән берлектә, 5 нче "В" сыйныфы укучылары өчен “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырды.
Чара, мәктәп укучылары башкаруында, туган телгә багышланган шигырь юллары белән башланып китте. Балалар ике командага бүленеп дөрес җавап бирү өчен көрәштеләр, төрле уеннар уйнадылар, тапкырлыкларын һәм зирәклекләрен ачыкладылар. Уен “Танышу”, “Тылсымлы сүз”, “Ике гөл”, “Уйла һәм әйт”, “Кайсы команда тапкыррак”, “Тизәйткеч әйт”, “Тел шомарту” дигән турлардан торды. Укучылар китапханәче биргән барлык биремнәрне дә бик җитез чиштеләр. Чара Туган тел җыры белән тәмамланды.