Центральная детская библиотека

Язучы, шагыйрь, журналист, тәрҗемәче Ленар Шәех белән очрашу.

Апас Үзәк балалар китапханәсендә 7 апрель көнне язучы, шагыйрь, журналист, тәрҗемәче Ленар Шәех белән очрашу кичәсе үтте. "Күңелемә сыйган Җир шары" дип исемләнгән әлеге кичәгә Апас урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Очрашуда шулай ук Апас районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Мингазиев Р.Х. да катнашты.

Кичә Ленар Шәех сүзләренә язылган җыр белән башланып китте. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, аның шигырьләрен һәм әкиятләрен сөйләделәр. Шулай ук авторның әсәрләре буенча рәсемнәр ясаганнар иде. Катнашучылар Ленар Шәех иҗат иткән шигъри-табышмакларга җаваплар таптылар. Кичә балалар башкаруында җыр һәм биюләр белән дәвам итте. “Җил каян килә?” китабына ясалган буктрейлер да тамашачылар күңеленә хуш килде. “Кем, нәрсә ярата” дигән блиц-сораштыру да бик кызыклы булды. “Күңелемә бөтен дөнья сыйган, нинди матур, нинди гүзәл ул!..” дип аталган китап күргәзмәсендә язучының балалар өчен шигырь, әкият китаплары, фәнни-популяр басмалар һәм газета-журналлардан мәкаләләр урын алды.

Укучылар язучы турында үзләрен кызыксындырган сорауларга эчтәлекле җаваплар да ала алдылар. Очрашуга килүчеләргә шагыйрьнең иҗатына багышланган буклетлар тәкъдим ителде. Әлеге җылы һәм истәлекле очрашудан балалар бик кәнәгать калды.