Халыкара туган тел көне уңаеннан Үзәк балалар китапханәсендә әдәби чара узды.
Халыкара туган тел көне уңаеннан Үзәк балалар китапханәсендә үткәрелгән "Туган телең көч-рух биреп тора, Япь-яшь варислары булганда" дип исемләнгән әдәби чарада Апас урта мәктәбенең 4 "А" сыйныф укучылары катнашты. Чараның максаты - балаларда татар телен тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, милли үзаң, горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру.