Балалар өчен "Хуш киләсең, Яңа ел" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша
Бүген Үзәк балалар китапханәсендә балалар өчен "Хуш киләсең, Яңа ел" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша үтте. Балалар Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Убырлы белән бергә төрле уеннарда катнаштылар, чыршы янында матур җырлар башкардылар.