"Кояшкай" балалар бакчасы нәниләре өчен "Әнием-күңелем кояшы" дигән китапханә сәгате.
Үзәк балалар китапханәсе Апасның "Салават күпере" һәм "Кояшкай" балалар бакчалары белән тыгыз элемтәдә эшли. Нәниләр өчен төрле чаралар, танып-белү сәгатьләре үткәрелә. Күчмә китапханә буларак нәниләрне һәрдаим яңа, мавыктыргыч китаплар белән таныштырып тора.
Бүген дә "Кояшкай" балалар бакчасы нәниләре өчен "Әнием-күңелем кояшы" дигән китапханә сәгате үтте.