1 июнь - балаларны яклау көне.
Бүген 1 июнь - балаларны яклау көнендә, Апас балалар китапханәсе хезмәткәрләре Үзәк ял паркында "Салават күпере" балалар бакчасы нәниләре өчен танып-белү чарасы үткәрде. Нәниләр төрле хәрәкәтле уеннарда катнаштылар, төрле төсләрдән бик яратып асфальтка рәсемнәр ясадылар. Китапханәчеләр балалары "Китаплы җәй" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдылар һәм аларга күзәтү ясадылар.Соңыннан нәниләргә бүләкләр тапшырылды.