Праздничная развлекательная программа "Я живу в Татарстане - Мин Татарстанда яшим!"
29 август көнне Үзэк ял паркында балалар китапханәсе хезмәткәрләре Республика көненә багышланган "Я живу в Татарстане - Мин Татарстанда яшим!" дип исемләнгән чара оештырды. Балалар төсле тасмалардан Татарстан флагын һәм гербын җыйды, Республикабызда булган истәлекле урыннар белэн танышты, "Күршеңә булыш", "Түбәтәй", "Велокросс" уеннарында катнашты. Китапханәчеләр аквагрим ярдәмендә балаларның битләренә Татарстан флагын сүрәтләде. Чарада катнашкан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.