Халыкара гаилә көне!
Буген 15 май - Халыкара гаилә көне! Гаилә - нигез, гаилә - җылы оя. Ул изге төшенчә, чөнки һәркем бу дөньяга бәхетле булыр өчен туа, ә бәхетле булыр өчен кешенең үз гаиләсе булырга тиеш. Юкка гына халкыбыз "Гаилә бәхет ачкычы" дип әйтмәгән бит. Тату, бәхетле гаиләдә генә барлык мавыгу, кызыксыну һәм шөгыльләргә урын бар. Безнең балалар китапханәсенең дә актив китап укучы гаиләләре үзизоляция вакытында вакытларын бушка үткәрмиләр. Якыннары белән бергә яраткан китапларын укыйлар.