“Халкыбызның күңел бизәкләре”
Апас Үзәк балалар китапханәсендә “Халкыбызның күңел бизәкләре” дип исемләнгән инсталляция эшләнде. Биредә татар халык бизәкләре турында китаплар, рәсемнәр, читекләр, киемнәр, чигелгән кулъяулыклар, сөлгеләр урын алган. Инсталляция татар халкының борынгы киемнәрен хәтердә яңарту, онытыла барган гореф-гадәтләрне саклап калу, балаларның халкыбыз хәзинәләре турында белемен арттыру максатыннан оештырылды.


