Центральная детская библиотека

Обзор книжной выставки “Чәчәк атсын туган ягым, минем Республикам, Татарстан!”

Туган җирем! Матур таңнар 

Иленә тиңлим аны. 

Ул – минем Татарстаным, 

Бар татарның Ватаны. 

2020 нче ел Татарстан Республикасында ТАССР оешуның 100 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан Апас Үзәк балалар китапханәсендә яшь китап укучылар өчен “Чәчәк атсын туган ягым, минем Республикам, Татарстан!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәдә ТАССРның барлыкка килү тарихы һәм Республикабызның бүгенге көне турында китаплар урын алды.