Центральная библиотека

Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тулу уңаеннан Апас Үзәк китапханәсендә "Китап бәйрәме" үткәрелде.

 Ул Татарстан китап нәшрияты һәм “Татмедиа“ җәмгыяте белән берлектә оештырылды. Бәйрәмдә китап укучылар якташыбыз, язучы-прозаик, шагыйрь һәм драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәбир Ибраһим, шагыйрь Фәнил Гыйлаҗев һәм Татарстан китап нәшриятының әдәби мирас, сәнгать редакциясе мөдире Венера Камалиева белән очрашты, язучыларның әсәрләре буенча фикер алышты.