Центральная библиотека

1 ноябрь – танылган якташыбыз Сара Садыйкованың туган көне.

1 ноябрь – танылган якташыбыз Сара Садыйкованың туган көне. Тууының 112 еллыгы уңаеннан Апаста искә алу чарасы узды. Кадерле композиторыбыз Сара Садыйкова исеме халкыбыз күңелендә аеруча тирән мәхәббәт белән саклана. Аның хөрмәтенә район үзәгендә һәйкәл дә куелган. Тутайдагы музееннан халык өзелми. 

Сара Садыйкова музеена чәчәкләр салынды, сөекле композиторыбыз юксыну хисләре аша искә алынды.