Гаилә көне
16 май, Гаилә көне уңаеннан, Апас Үзәк китапханәсендә эчтәлекле кичә узды.
Кызыл Тауның үрнәк гаиләсе Ришат һәм Илсөяр Сафиннар “Сердәш“ һәм “Сүнмәс дәрт“ клубы әгъзалары белән очрашты. Әлеге гаилә үзләренең матур эшләре, кавышу-танышу тарихлары, матур традицияләре турында сөйләде. Өлкәннәр үзләре дә әңгәмәгә кушылды. Җыр-моңнар да, изге теләкләр дә яңгырады.