“Сердәш“, “Сүнмәс дәрт“ клубы әгъзалары катнашында сәламәтлек дәресе
Апас үзәк китапханәсендә “Сердәш“, “Сүнмәс дәрт“ клубы әгъзалары катнашында сәламәтлек дәресе узды.
Биредә район үзәк хастаханәсе табибәсе Гөлсинә Гайнуллина катнашты, файдалы киңәшләрен бирде. Китапханә хезмәткәрләре дә бай эчтәлекле чыгышлар, сәламәтлек турында шигырьләр, табышмаклар әзерләгәннәр иде.