Центральная библиотека

Гөлсинә Галимуллина белән очрашу

Апасның Үзәк китапханәсендә язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу, аның яңа дөнья күргән “Тау җылысы“ дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе узды. 


Биредә район китапханә хезмәткәрләре, Апас урта мәктәбе укучылары, китап сөючеләр катнашты. Гөлсинә Галимуллина апаслыларга үзенең “Мәхәббәт аланы“, “Ак бураннар аша“, “Күгәрчен оя корганда“, “Томанлы төн“, “Карлы миләш тәме“, “Ефәк кулъяулык“, “Җиләкле тау сере“ кебек китаплары аша таныш. Апасның китап сөючеләре белән ул ел саен диярлек очраша. Очрашуда катнашкан һәр кеше авторга изге теләкләрен, олы рәхмәтләрен җиткерде. Китапханә хезмәткәре булып эшләгән Рәмзия Хантимирова изге теләкләрен юллап кечкенә кенә күчтәнәчен тапшырды. Ә шигырь җанлы китапханә хезмәткәре Руцилә Садриева аңа багышлап шигырен бүләк итте, Кече Болгаер авылы китапханәчесе Гөлүсә Гайфуллина җыр башкарды. Гөлсинә апа үзе дә апаслыларга рәхмәтен юллап, истәлекле бүләкләрен өләште.