Центральная библиотека

Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел

Бүген Герой шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 112 ел булды. Бу уңайдан Апасның үзәгендә урнашкан Муса Җәлил һәйкәле янында мәктәп укучылары катнашында искә алу кичәсе узды.


Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, Апас Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов, һәм китапханә хезмәткәрләре катнашты.  

Лаеклы ялдагы китапханә хезмәткәре Даимә апа Тимеркәева Муса Җәлилнең абыйсы Ибраһим белән очрашуы истәлекләре белән уртаклашты. Шигырь җанлы китапханә хезмәткәре Руцилә Садриева Муса Җәлилнең шигырьләрен укыды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев балаларны илебезне яратырга, чын патриотлары булырга өндәде. 

Кичә Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.