Центральная библиотека

Профориентацион очрашу

Апас Үзәк китапханәсендә студентлар көненә карата "Кем булырга, нинди булырга?" дип исемләнгән профориентацион очрашу узды.


Бирегә Аграр көллият студентлары чакырылды. Республиканың атказанган агрономы Мансур Бәширов, янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Валиев Илдар, уку-укыту комбинатыннан Рафаэль Сөләйманов, ветеринария бүлегеннән Марат Фаттрахманов, теш дәвалау бүлегенә практикага кайткан Инзилә Шәрәфуллина чыгыш ясап, студент еллары, сайлап алган профессияләре турында сөйләделәр, студентларның сорауларына жавап бирделәр.