Шәмсия Җиһангирова белән очрашу
Район үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, күп кенә җырлар авторы Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды.
Китапханәгә халык теләп килде. Аларның барысында да Шәмсия Җиһангированы күрү, аралашу, иҗаты белән тагын да якыннан танышу теләге көчле иде. Зур сәләте өстенә гадилеге, эчкерсезлеге, ихласлыгы белән яраттырды ул. Матур теләкләрен, хис-тойгыларын җиткерүчеләр дә, иҗат җимешләрен бүләк итүчеләр дә күп булды. Шәмсия апа шигырьләре, җырлары белән елатты да, көлдерде дә, уйландырды да. Ул үзен җырчы буларак та танытты. Радио дулкыннары аша таныш булган аһәңле тавыш бу очрашуда бөтен барлыгы белән күңелләргә үтеп керде. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Рөстәм Мингазиев, Луиза Сафина катнашты һәм чыгыш ясады.