Апас китапханәсе һәм музей хезмәткәрләре ял паркына килгән апаслыларны ял иттерделәр.
Үзәк Чыршы янәшәсендә матур җыр-моңнар, шигырьләр яңгырады, тәмле шашлык исләре таралды. Бирегә килгән кунаклар кушылып җырладылар, рәхәтләнеп биеп, күңел ачтылар. Кыш Бабай белән Кар кызына балалар шигырьләр сөйләп, моңлы итеп җырлап та күрсәттеләр.