Центральная библиотека

Муса Җәлил – талантлы шәхес һәм герой шагыйрь

Апас Үзәк китапханәсендә  яшүсмерләр өчен бөек шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан «Муса Җәлил – талантлы шәхес һәм герой шагыйрь»  интеллектуаль  уены узды. Әлеге мавыктыргыч чара аның тормышы һәм иҗатына багышланган иде.

Чарада Апас урта мәктәбе укучылары катнашты. Алар ике командага бүленеп, үзләренең көчләрен сынаштылар. Муса Җәлилнең тормыш юлына багышланган кроссворд та чиштеләр, шагыйрьнең әсәрләрен дә укыдылар, фикер дә алыштылар.

Очрашуда катнашкан һәм чыгыш ясаган Яруллина Лира Раил кызы, Насыйбуллина Гөлнур Хәйдәр кызыннан алар Муса Җәлил турында яңа кызыклы мәгъүматлар белделәр.