Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Апас Үзәк китапханәсендә “Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем” дип исемләнгән чара оештырылды.
Райондашлар, китап укучылар белән очрашуда “Ярдәм – Помощь” гомуммилли хәйрия фонды “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге җитәкчесе Айназ хәзрәт Сафиуллин һәм Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов катнашты. Районыбызның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Миннебаева Гөлүсә Хәкимулла кызы да чараның мөхтәрәм кунагы иде.
Түгәрәк өстәл артында узган җанлы әңгәмә барышында төрле мәсьәләләр күтәрелде. Туган телебезне саклау, аралашу, аны үстерү – төп темаларның берсе булды. Ураза, әхлак тәрбиясе, яшь буынны дөрес тәрбияләү турында да фикер алышынды.
Катнашучылар тарафыннан хәзрәтләргә күптөрле сораулар да яңгырады. Абруйлы кунакларыбыз әлеге сорауларга төгәл, үтемле итеп җавап бирделәр.