Центральная библиотека

Авыл яши — киләчәк яшьләр кулында!

Авылның киләчәге, аның рухы һәм яшәеше яшьләр белән бәйле. Күптән түгел Апас үзәк китапханәсендә «Авыл яши» проекты кысаларында туган ягыбызга каникулга кайткан студентлар белән бик җылы һәм эшлекле очрашу узды. Очрашуның максаты — яшьләребез белән ачыктан-ачык сөйләшү, киләчәктә яшь белгечләрне авылга кайтару юлларын бергәләп эзләү.

«Авыл яши» проекты — ул бары тик исем генә түгел, ул — зур эш. Студентлар белән мондый очрашулар яшь буынның күңелендә үз тамырларына карата горурлык уята.
Без ышанабыз: белемле, иманлы һәм патриот яшьләребез булганда — авылыбыз яшәячәк һәм чәчәк атачак!