Центральная библиотека

Казан утлары

17 декабрь көнне Апас Үзәк китапханәсе мәртәбәле кунакларны кабул итте. Алар – 1922 елдан Казанда татар телендә чыгучы, татар халкының төп журналы булган “Казан утлары” журналының журналистлары, хезмәткәрләре иде.
Яраткан китап укучыларыбыз, райондашлар абруйлы язучылар, шагыйрьләрнең чыгышларын үз күзләре белән күреп, алар белән ачыктан ачык аралаша алдылар.
Бу очрашу – “Казан утлары” журналының 12 санын тәкъдим итү чарасы иде. Чөнки әлеге санда Апас районында яшәп иҗат итүче 9 җирле шагыйрьләребезнең иҗат җимешләре басылып чыкты. Рафис Корбан, Вакыйф Нуриев, Алмаз Хәмзин белән беррәттән чарада районыбызның талантлы шагыйрьләребе: Динар Хайруллин, Ләйлә Шигабиева, Равил Булатов, Гөлназ Гатауллина, Рәис Вагапов, Руцилә Садриева, Альбина Бәширова да чыгыш ясадылар, үзләренең әсәрләре белән таныштырдылар.