Центральная библиотека

Беренчеләр – китапханәдә

Апас Үзәк китапханәсендә “Беренчеләр – китапханәдә” түгәрәгенә йөрүче балалар өчен  Татарстанның бөек шәхесләре – композитор һәм җырчы Сара Садыкованың  һәм халык шагыйре Шәүкәт Галиевнең туган көннәренә багышланган «Голоса эпохи: Сара Садыкова и Шаукат Галиев в сердцах потомков» эссе конкурсының йомгаклау тантанасы булып узды.

Бу конкурсның максаты – яшь буынны талантлы якташларыбызның бай иҗади мирасы белән таныштыру, аларның тормыш юлына һәм иҗатына кызыксыну уяту, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү иде.

Барлык җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.