Центральная библиотека

Рүзәл Минһаҗев белән очрашу

3 декабрь көнне Апас Үзәк китапханәсе күптән көтелгән мәртәбәле кунак – Мөслим районы Метрәй авылы егете, 30 тапкыр махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтеп тапшырган, хәйрия концертлары оештыручы,  волонтерлык хәрәкәте активисты, “Игелеккә бер адым” хәйрия фонды җитәкчесе, “Егет без” төркеме җитәкчесе, “Егет без”  китабының авторы  Рүзәл Минһаҗевне кабул итте.

Әлеге чарага махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләре, китап укучыларыбыз, мәдәният хезмәткәрләре һәм мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбыз чакырылган иде.

Рүзәл Минһаҗев тормыш кыйммәтләре, туган якка багышланган тирән эчтәлекле  шигырьләрен укыды, тамашачыларның сорауларына җавап бирде һәм  хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм тапшырырга баргач кичергән хисләре, анда күргәннәре белән уртаклашты.

Теләктәшлек йөзеннән Апас Үзәк китапханәсеннән һәм Морзалар авылы китапханәсенә йөрүче волонтерлар исеменнән дә гуманитар ярдәм тапшырылды.

2025 ел – “Ватанны саклаучылар елы”н ябу уңаеннан оештырылган “ҖИҢЕП КАЙТЫР БЕЗНЕҢ ЕГЕТЛӘР!” дип исемләнгән очрашу барлык тамашачыларның да күңелләрендә  матур һәм җылы чара булып әле озак сакланыр дигән теләктә калабыз.