Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә ӘНИЛӘР!
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе көнне халкыбыз иң матур бәйрәмнәрнең берсе – ӘНИЛӘР КӨНЕн билгеләп үтәргә гадәтләнде.
Бүген 25 ноябрь көнне Апас Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Сердәш” һәм “ Сүнмәс дәрт” клубы әгъзалары бергә җыелып бик матур чарада катнаштылар. Кичәне Апас Үзәкләштергән китапханәләр системасы җитәкчесе Гөлчәчәк Назыйм кызы Ахманова барлык кунакларны да бәйрәм белән тәбрикләп ачып җибәрде.
Кичә матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Шулай ук кунакларыбыз үзләре иҗат иткән шигырьләре белән дә уртаклаштылар. Билгеле инде, барлык чыгышлар да иң кадерле кешеләребез – Әниләребезгә багышланган иде.
Чараның тәмле чәй табыны артында узуы да әниләребезнең күңеленә бик хуш килде.