Апас районы оешуга 95 ел!
Апас районы оешуның 95 еллыгы уңаеннан үзәк ял паркында китапханә хезмәткәрләре тарафыннан китап күргәзмәләре, тарихи альбом тәкъдим ителде. Әлеге альбомда китапханәнең үткәне һәм бүгенгесе чагылыш тапты. Шулай ук биредә бәйрәм программасы кысаларында әзерләнгән “Печән базары” өлешендә “Шигърият” аланы эшләде.