Центральная библиотека

Өлкәннәрнең хокукый куркынычсызлыгы

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр ункөнлеге уздырыла.  Шул уңайдан китапханәдә  “Өлкәннәрнең хокукый куркынычсызлыгы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде.  Чара төрле өлкә вәкилләре катнашында узды. Өлкәннәребез үзләрен борчыган барлык сорауларын биреп, квалификацияле җаваплар алдылар. Үткәрелгән чараның максаты – олы яшьтәгеләргә  игътибарны тагын да арттыру, өлкән кешеләр өчен һәркайсыбызның ярдәме, кайгыртуы мөһим икәнлеген искә төшерү.