Мине, әйт, кемнәр аңлар
Апас районы быел үзенең 95 еллык бик матур юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан ел дәвамында районыбызда төрле мәдәни чаралар узды. Әлеге чараларда Апас районының тарихы, бүгенгесе барланды, безнең төбәктән чыккан күренекле шәхесләр: язучылар, шагыйрьләр, башка тармакта танылган якташларыбыз зурланды.
Чираттагы матур чара 8 сентябрь көнне Апас Үзәк ял паркында узды. Әлеге очрашуга райондашларыбыз белән аралашырга шагыйрь, язучы, драматург купкырлы талант иясе, якташыбыз, безнең горурлыгыбыз Хәбир Кәбир улы Ибраһимов үзе килгән иде.
Апас Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырган әлеге чара бик матур узды. Биредә Хәбир Ибраһим сүзләренә язылган моңлы җырлар, тирән эчтәлектәге шигырьләр укылды. Кичәгә авторның авылдашлары, дуслары, якыннары һәм иҗатташ дуслары да килгән иде. Алар Ахирның иҗатына һәм үзенә карата булган изге теләкләрен, уй-фикерләрен җиткерделәр. Апас районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәсип улы якташыбызга очрашуга килгәне, иҗаты өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. “ Һәрвакытта да шундый яшь, актив булып калыгыз. Киләчәктә дә Сезнең белән матур күрешүләр насыйп булсын. Иҗатыгыз беркайчан да саекмасын, яңадан-яңа уңышлар насыйп булсын”,- диде ул үз чыгышында.