Центральная библиотека

Апас Үзәк китапханәсе янәдән мәртәбәле кунакларны кабул итте.

4 август көнне Апас Үзәк китапханәсе янәдән мәртәбәле кунакларны кабул итте. “ Фәйзуллин йөзүләре” проекты кысаларында узган әлеге чарада  Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла үзенең каләмдәшләре белән бергә катнашты.  Марсел Галиев, Ринат Мөхәммәдиев, Зиннур Мансуров, Вакыйф Нуруллин, Хәбир Ибрахим, Газинур Морат, Алмаз Хәмзин, Гөлүсә Закирова кебек абруйлы шәхесләребез  белән беррәттән бик талантлы яшьләр – Рузәл Мөхәммәтшин, Рөстәм Галиуллин, Дания Нәгыйм дә кичәбезнең кадерле кунаклары булдылар. Районыбызның җитәкчесе Айрат Габдулхак улы Җиһаншин да әлеге чарада катнашты.

Кичә барышында халык шагыйре Равил Фәйзуллинның шигырьләре укылды, аның сүзләренә иҗат итлгән җырлар җырланды.  Хезмәттәшләре Равил Фәйзуллинның  иҗаты һәм “Фәйзуллин йөзүләре” проекты хакында бик матур,  җылы сүзләр җиткерделәр.