Фирдүс Гыймалтдиновның “Үлемнән бер адым алдарак”китабын тәкъдим итү кичәсе
16 июнь Апас Үзәк китапханәсе “Үлемнән бер адым алдарак” дип исемләнгән өр яңа китапның тәкъдим итү кичәсен уздырды. Чарага китапның авторы журналист, язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан дәүләт телерадиокомпаниесе җитәкчесе Фирдүс Салих улы Гыймалтдинов, китапның төп герое- якташыбыз, махсус хәрби операциядә катнашып илебез тынычлыгы өчен башын салган сугышчы- Хәертдинов Илнур Илгизовичны (позывное Фаза) дөньяга китергән, тәрбияләп үстергән әнисе- Фәния ханым Хәертдинова кайтты. Әлеге чарада Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Габдулхакович Җиһаншин, Казандагы “Апас” якташлык җәмгыяте әгъзалары Рафис Гаптелбарый улы Гаптелганиев, Гөлүсә Рәүф кызы Закирова да катнашты. Шулай ук хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең анлары, якыннары, туганнары да чараның мөхтәрәм кунаклары булдылар. Китапның язылу тарихына, китапның эчтәлеге турындагы сорауларга автор җавап бирсә, Фазаның тормышы, холкы, үз теләге белән яу кырына китү карары турындагы әнисе Фәния ханым сөйләде.
Чара бик җылы һәм бик матур әңгәмә рәвешендә узды. Киләчәктә дә Ватаныбызны саклаучы егетләребезгә багышланган чаралар узып торсын, халкыбыз алар белән горурланып, аларның тыныч тормыш өчен керткән өлешләрен дөрес бәяләп яшәсеннәр иде.