Центральная библиотека

Гаилә бәхете нидән гыйбарәт?

8 нче июль –  илебездә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан районыбызда әлеге көнгә багышланган матур чаралар бик күп уза. Чираттагысы Апас Үзәк китапханәсендә узды. “Гаилә бәхете нидән гыйбарәт?” дип исемләнгән чарага өлкән, урта яшьтәге райондашлар һәм яшь гаиләләр дә  килгән иде.

Гаилә кыйммәтләре, тату гаилә серләре турында райондашыбыз, абыстай Люция Фарук кызы чыгыш ясаса, Апас районы ветераннар  Советы җитәкчесе Гөлнур Хәйдәр кызы Насыйбуллина гаилә әгъзаларының хокуклары, гаилә коруның нечкәлекләре турында сөйләде.

Түгәрәк өстәл артында аралашу вакытында яшь гаилә әгъзалары һәм яшүсмерләр тарафыннан  гаилә, кияүгә чыгу, йолалар турында төрледән-төрле сораулар яңгырап торды.  Өлкән яшьтәге кунакларыбыз бу сораларга дөрес җаваплар һәм  үзләренең киңәшләрен бирделәр.

Чын күңелдән аралашу барлык чарада катнашучыларга бик ошады һәм киләчәктә китапханәбездә шушындый җылы аралашуларны, түгәрәк өстәл артында ачыктан- ачык сөйләшүләрне тагын да оештырырга кирәк дигән нәтиҗә ясалды.