Центральная библиотека

Фирдүс Салих улы Гыймалтдиновның “Үлемнән бер адым алдарак” китабыннан өзек

“Бернигә карамый, Илнур барыбер үзе сайлаган кыйблага тугры булыр. Ул һәрбер җанны, соңгы сулышы чыкканчы, саклап калырга тырышыр. Дине, теле, милләтенә карамый. Үзебезнең егетләрне…

  • Уңгарак ал, Фаза, уңгарак!каршыңда хәзер снаряд чокыры булачак.

Илнур мотоциклын уң якка каерды. Газны арттыра төште. “Бисмилләһир- рахмәәнир-рәхим”,- дип пышылдады. Күзләрендә яшь кипкәнлеген шул чакны гына чамалады. Күңеле бушанган, күрәсең. Әллә инде еларлык яшьләре калмаганмы? Әллә…

Ул үз уйларына артык бирелеп китте шикелле. Арыганлык, йончыганлык  та үз өлешен керткәндер. Комбатның “сулга борыл, сулга!” дип ачыргаланып кычкырганын ишетсә дә, баш мие әлегә боерыкка буйсына алмады. Мизгел генә үтте кебек. Шул мизгел барысын да хәл итте…

Квадрокоптердан килгән сурәтне күрсәтүче экран тоташ ялкын өермәсенә әйләнеп алды төсле. Гөлт итеп кабынды да сүрелде. Бер почмакта гына ялкын телләрен чамаларга мөмкин иде. Ни гаҗәп, ул ялкын телләре кеше сурәтен хәтерләттеләр…

  • Илнур…- дип пышылдады Мулла, аннан эченнән генә догаларын укырга кереште…”

(Фирдүс Салих улы Гыймалтдиновның “Үлемнән бер адым алдарак” китабыннан өзек)

Тиздән, ягъни 2025 елның июль аенда Апас Үзәк китапханәсендә  «Татарстан» ДТРК — Татарстан Республикасында Бөтенрусия дәүләт телевидение һәм радиотапшыру компаниясенең филиалы директоры  Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фирдүс Салих улы Гыймалтдиновның “Үлемнән бер адым алдарак” дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе узачак. Әлеге китапның төп герое-Илнур Хәертдинов. Татарстанда оештырылган “Тимер” батальенының 9 нчы ротасы хәрбие “Урал” мотоциклы белән яу кырыннан, алгы сызыктан 126 яралыны алып чыга.  “Фаза”- Илнурның хәрби кушаматы. Шундый батыр йөрәкле, кыю егетнең әнисе Фәния апаның туган җире-Апас районы Чирмешән авылы. Зур каһарманлык күрсәткән якташыбыз Илнур Хәертдиновның тормышы, махсус хәрби операциядә катнашу дәверендә үткән юлына багышланган әлеге китап белән танышырга Сезгә дә тәкъдим итәбез.