27 май - көнне Гомумроссия китапханәләр көне!
Барлык тереклек яшеллеккә күмелгән мәлдә, ягъни, 27 май көнне Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Быел безнең Апас районында китапханә оешуга 95 ел. Шул уңайдан Апас Үзәк китапханәсендә районыбызның лаеклы ялда булучы китапханәчеләре һәм бүгенге көндә дә үзләре сайлаган китапханәче һөнәренә тугры булып калган хезмәткәрләр олыландылар. Барлык хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлап мөхтәрәм җитәкчеләребез - Апас муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Наил кызы Галлямова һәм Апас муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәсип улы Мингазиев бик матур һәм җылы тәбрикләү сүзләре җиткерделәр. Нәтиҗәле хезмәтләре өчен берничә китапханәчегә Апас муниципаль районы башлыгы А.Г. Зиганшин, Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Б.Н. Әхмәтҗанов һәм Апас муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Х. Мингазиев имзалары белән имзаланган рәхмәт хатлары тапшырылды. Дәртле җырлар, матур теләкләр белән бергә үрелеп барган бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.