Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар белән очрашу
15- май Халыкара гаилә көне. Шул уңайдан Апас Үзәк китапханәсендә бик матур, эчтәлекле чара булып узды. Әлеге кичәгә мөхтәрәм кунаклар булып Татарстанның һәм Башкортстанның Халык артистлары Зөлфия - Җәвит Шакировлар чакырылган иде. Кичә барышында җырлы, моңлы, искиткеч тату, күпләргә үрнәк булырлык тормыш юлы үткән әлеге гаилә үзләренең матур җырларын гына башкарып калмадылар, гаилә кыйммәтләре, бала тәрбияләү, тату гаилә серләре турында әңгәмәдә катнаштылар. Сабый чактан ятимлек ачысын татыган Җәвит әфәнде Шакиров үзенең тормышы, үги әнисе, гомер иткәндә күргән авырлыклары турында сөйләсә, Зөлфия ханым Шакирова гаиләдә бала тәрбиләү, тату яшәүнең серләре белән бүлеште. Шулай ук очрашу барышында тамашачылар Җәвит Шакировның ике шигырьләр җыентыгына тупланган шигырьләре белән дә таныштылар. Автор аларны һәр тамашачының күңеленә барып җитәрлек итеп укыды.