Центральная библиотека

БӘЙРӘМ БҮГЕН ДИП СӨЕНӘМ, ТУКАЙ ТУГАН КӨН БУЛГАЧ!

26 апрель – үзенең милләтен, телен яраткан һәм аның белән горурланган һәр татар кешесе өчен зур бәйрәм. Һәр елны бу көнне без татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп узабыз.

Быел да бу уңайдан Ана һәйкәле каршында күпсанлы райондашларыбыз җыелды. Бәй­рәм рухын чагылдырып, җыр-моң, шигъри юллар агылды.

Апасыбызның җирле шагыйрьләре, Тукай шигырьләрен үз иткән нәниләр, республикакүләм шигырь конкурсларында җиңү яулаган мәктәп укучылары чыгыш ясады. Махсус кунак – якташ язучыбыз, драматург Хәбир Ибраһимның катнашуы аерым ямь өстәде.
Бәйрәм кичәсе традицион рәвештә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.