Центральная библиотека

БИБЛИОНОЧЬ 2025/БИБЛИОТӨН2025

Бөтенроссия “Библиотөн2025” чарасы быел китапханәбездә бик үзенчәлекле һәм гадәттәгечә матур, оешкан төстә уз

18 апрель көнне китапханәгә Апас районында туып-үскән һәм бүгенге көндә үзебезнең җирлектә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр җыелды.

 

Алар арасында Руцилә Садриева, Рәис Ваһапов, Әминә Мингазиева, Динар Хәйруллин, Фирая Хисамова, Рөстәм Ибраһимов, Рәсим Җәләл, Фәрзәнә Зиннуровалар бар иде. Гөлназ Гатауллина, Равил Булатов, Альбина Бәширова, Илнур Азизов, Рузалия Сыйразова, Әлфия Мәрданова, Фирдәүсә Хәйруллина һәм Алсу Җәббарова да чакыруны бик шатланып кабул иттеләр һәм әлеге чарада теләп катнаштылар“Язар өчен илһам һәм дәрт алам, шушы җирдән, шушы туфрактан” дип исемләнгән чараның төп максаты – Апас районы оешуга 95 ел тулган көннәрдә җирле шагыйрьләребезне, язучыларыбызны барлау, аларның әсәрләре белән якыннан танышу һәм киләсе буынга тапшыру. Кичә барышында барлык кунакларыбызга да иҗатларына багышланган төрле сораулар яңгырады. Әлеге сорауларга җавап бирүдән тыш, алар шигырьләрен укып, тамашачыны ял да иттерде.

 

Кичәбезнең иң матур мизгеле – райондашларыбызны бүләкләү өлеше иде. Кичәбездә катнашкан җирле шагыйрьләребезгә мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Х. Мингазиев имзалаган матур эчтәлекле рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Киләчәктә дә районыбызның талантлы шәхесләрен барларга, аларның иҗаты белән танышырга һәм шундый кичәләрне оештырырга насыйп булсын