Центральная библиотека

Районкүләм “Җиңү язы мәңге йөрәктә” шигырь сөйләүчеләр бәйгесе

Апас Үзәк китапханәсе 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан  районкүләм “Җиңү язы мәңге йөрәктә” шигырь сөйләүчеләр бәйгесе уздырды.  Бөтенроссия “Библиотөн 2025” кичәсендә әлеге бәйгегә нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр билгеләнде.
 
Конкурста 120гә якын райондашыбыз катнашты.
 
15-17, 18-30, 31 һәм өлкәнрәк яшь категорияләрендә I урыннарны яулаган Гибадуллин Илфар, Новоселова Диана һәм Габдрахманова Нурия апалар тамашачыларга үзләренең чыгышларын бүләк иттеләр.
 
Барлык катнашучыларга да Рәхмәт хатлары, ә җиңүчеләргә Дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.