Центральная библиотека

Гөлүсә Закирова белән очрашу

2025 ел Татарстаныбызда Ватанны саклаучы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан районыбызда күп чаралар әлеге темага багышлана. Апас Үзәк китапханәсендә якташыбыз, танылган журналист, язучылар берлеге әгъзасы, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларының баш мөхәррире Кече Болгаер кызы Гөлүсә Закированың махсус хәрби операциягә мобилизацияләнеп киткән һәм яу кырында һәлак булган энесе Илнур Закиров һәм башка егетләрнең сугыш юлына багышланган китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Әлеге китапка автор “Энекәш” дип исем биргән. Чара шулай ук Апас районының 95 еллыгы уңаеннан туган төбәгебезнең талантлы язучылары белән очрашу максатын да үз эченә алды.
Китап белән танышу өчен матур чарага районыбызның төрле авылларыннан китап укучылар, китапханәчеләр, Апас урта мәктәбе укучылары, җитәкчеләр чакырылган иде. Бүгенге көндә уллары махсус хәрби операцядә катнашучы әниләр дә залның иң түрендә урын алдылар. Апас штп башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Рәүхәт кызы Сафина, Апас районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәсип улы Мингазиев, Рәмис абый Ногманов, Лира апа Яруллина, Гөлүсә апа Гайфуллина, Миләүшә апа Валиуллиналар китап турында үзләрнең фикерләрен җиткерделәр. Земфира Мөхәммәтшина да сыйныфташы Илнур Закиров белән бәйле истәлекләр белән уртаклашты, МХО да булган егетләребезнең тиз арада исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп бик матур җыр башкарды. Районыбызның җырчы сандугачы Айрат Айтуганов башкарган җырлар да кунакларыбызның күңеленә бик хуш килде. Авторның якын кешесе – энесе “Физик” турында сөйләве, китапка кергән күңелгә үтеп керерлек сюжетларны барлавы ирексездән барлык кунакларның да күзләрен яшьләндерде.
Мондый чаралар безгә тыныч тормышның кадерен белергә, туган җиребезне яратырга өнди. Ватанны саклаучы елына багышланган чаралар китапханәдә тагын да узар дигән фикердә калабыз.