Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне
“Тотрыклы яшәү рәвешенә дөрес күчү”
Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе ел саен тематикасын билгели. 2025 елның девизы – “Тотрыклы яшәү рәвешенә дөрес күчү”.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Апас Үзәк китапханәсендә тематик кичә узды. Чакырылган кунагыбыз – Абдрахманова Гөлнара Назиповна “Акыллы куллануның” төп принциплары, өстенлекләренә багышланган лекция укыды.